Комментарии: 6
  • #6

    Гюзель (Воскресенье, 17 Январь 2016 18:14)

    Сайт отличный ! Знаю этого человека давно, и всегда поражаюсь ее неутомимой энергии! У нее нет слова "не умею и не знаю". А есть научусь и узнаю! Много работает над собой и всегда добивается своей цели.Да что тут говорить сайт говорит за себя.Творческих успехов и дальше!

  • #5

    Гулусяр (Среда, 13 Январь 2016 16:56)

    Нияз абый! Кызганычка каршы иске мәктәп турында бездә бернинди дә мәгълүмат юк! Ләкин мин аны эзләп карармын, нәрсә булса да табып булмасмы? Мин ул мәктәпне белмим шул, без ул вакытта бик кечкенә булганбыз бит!
    Ә нигә соң сездә бер дә очрашулар булмады? Нишләп оештырырга уйламадыгыз?

  • #4

    Нияз ИСХАКОВ (Вторник, 05 Январь 2016 11:59)

    Олы Тархан авылы буенча мәгълумәт туплаганда сезнең сәхифәгә юлыктым. Зур кызыксыну белән таныштым. Шуннан күңелдә истәлек-хатирәләр яңарды. Үзем Үтәмеш авылыннан. Хәзер Санкт-Петербург каласында яшим. 1950-1953нче елларда Тархан урта мәктәбенең 8-10 сыйныфларында укыган идем. Сыйныфташларыбыз Олы Тархан, Бидәңге, Бакырчы һәм Үтәмеш авылларыннан иде. Күпләребез шул өч ел буе һәр көнне, явым-төшемгә, җил-буранга карамыйча, авылларыбыздан мәктәпкә килеп, кайтып йөрдек. Мәктәп директоры - Газиз Альмухаметов, завуч - Азат абый, тарих укытучысы - Агеев һ.б. Кызганыч, шул еллардан соң мәктәптә очрашулао оештырылмады. Узган җәйдә Олы Тарханга килгән идем. Моңсуланып, элеккечә әйтсәм - Зәңгәр күпер якынындагы тау өстендә урнашкан Урта мәктәп урынына күз салдым. Шул без укыган мәктәп турында архив, тарихи мәгълумәтләр сакланмадымы икән? Бәлки, китап ук булмаса да, брошюра-китапчыклар, мәкаләләр дөнья күрмәдеме икән? Сезгә ихтирам белән, Нияз ИСХАКОВ . 2016 ел, гыйнварның 5нче көне.

  • #3

    Шна Гөлшат (Пятница, 27 Сентябрь 2013 06:34)

    Гөлүсәр Җәвитовна ! Сайтыгыз шундый искиткеч матур һәм бик күркәм итеп ясалган! Сезгә киләчәктә дә , шундый кызыклы материаллар белән тулыландырып торырга телим!

  • #2

    Гөлсем апаң (Пятница, 20 Сентябрь 2013 06:32)

    Гөлүсәр ханым, сайтыгыз бик зур зәвык белән эшләнгән.Киләчәктә Сезгә зур уңышлар насыйп булсын!

  • #1

    Илсөя (Понедельник, 16 Сентябрь 2013 15:07)

    Гөлүсәр! Котлыйм сине! Сайтыңны булдыргансың!