Туган тел турында:  

 Ана теле бер булыр.                       

 Иле барның теле бар.                    

Туган тел үзем өчен,  башка тел көнем өчен.    

Инсафлының теле саф.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.

Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

 

Батырлык турында:

 

Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

 

Батыр ярасыз булмас.

 

Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.

 

Батырлыкта- матурлык.


Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

Батыр егет- ил күрке.

 

Холык турында:

Холкы начардан дуслар кача.    

 Кешене беләсең килсә, холкына кара.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Кешенең акылы сүзеннән билгеле.

Кешедән күреп сикергән- егылып башы тишелгән.

Олыласаң олыны, олылалар үзеңне.

Яхшылык ташны да эретә

Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык эшлә.

Тыйнаклык кешене бизи. 

 


Тел, сүз

• Әдәп башы – тел.

• Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел,

Иң ачы нәрсә дә - тел.

• Иле барның теле бар.

• Татлы тел тимер капканы ачар.

• Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

• Үткен тел – бәхет,

Озын тел – бәла!

• Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

• Телең белән узма,

Белем белән уз.

• Теленә салынган,

Эшендә абынган.

 

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

• Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.

• Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

• Дөрес сүзгә җавап юк.

• Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

• Сүзең кыска булсын,

Кулың оста булсын!

• Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.

• Хикмәтле сүз күп булмый.

• Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.

• Яхшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт.

• Сүздә төртү яман,

Авыруда чәнчү яман.