Үзем турында

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

“Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ

         Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Минем өчен дә Тарханымның табигате башка җирләр белән чагыштырганда гүзәлерәктер сыман.

     Мин, Ногуманова Гөлүсәр Җавит кызы. Тәтеш районының Кече Тархан авылында туып үстем һәм башлангыч белемне үз авылым мәктәбендә алдым. Аннан Олы Тархан урта мәктәбендә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга кердем. Аннан читтән торып, Казан Гуманитар институтының татар теле һәм әдәбият бүлеген тәмамладым. Хәзерге вакытта, Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле, әдәбият һәм хезмәт фәннәре укытам.

 

     Анкета:

 

    Туган көнем: 10.05.1966

    Белемем: югары(ТГГИ)

    Укыткан фәннәрем:татар теле, әдәбият һәм технология

    Эш стажым:17 ел

    Категория: югары кв.категория

   Яраткан шөгылем:аш-су пешерү,кул эшләре, тегү,бәйрәмнәр үткәрү.